16 нчы «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. "Әниләр көне иң якын һәм кадерле кешеләребезгә – безнең әниләргә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Әфганстанда һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә, «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналарга, ятим һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга әни булучы хатын-кызларга аерым рәхмәт белдерәм. Тынгысыз хезмәтегез, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгыгыз, күңел юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иям", – диде ул. Әмма иң дулкынландыргыч бүләкләрнең берсе, «Огниво» балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балаларның иҗади номерлары булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 14:00