Мамадыш шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасы составына коррекция мәктәпләреннән алты укучы һәм ике өлкән спортчы бар иде. Ярышлар программасына спорт дисциплинасының дүрт төре (урыннан озынлыкка сикерү, спринтер йөгерүе, марафон йөгерүе, ераклыкка ядрә ыргыту) керде. Чаллы спортчылары 19 медаль яулады (8 алтын; 5 көмеш; 6 бронза).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 август 2019, 16:30