Яр Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ төзелүгә 50 ел тулуга багышланган пляж волейболы буенча ачык турнир тәмамланды. Өч көнлек турнирда Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Минзәлә һәм башка шәһәрләрдән 50ләп команда катнашты. Ярышлар Габдулла Тукай исемендәге яр буенда узды. Спорт чарасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Ир - атлар арасында 1 урынны Азнакайның «Саньки» командасы алды - Александр Галаганов һәм Александр Дементьев, 2 урынны «Спарта Челны» командасы яулады – Михаил Пучков, Максим Фролов, 3 урынны Яр Чаллы шәһәренең «Цветы жизни» командасы Дмитрий Журомскас, Феликс Әүхәдиев алды.
Ветераннар арасында 45+ категориясендә 1 нче урынны Азнакайдан «Starr» командасы, 2 нче урынны «Функция», 3 нче урынны «Регион 16» командалары алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар «Союз-Регион»компанияләр төркеменнән һәм шәһәрнең волейбол федерациясеннән дипломнар, грамоталар, кубоклар, медальләр һәм призлар алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 август 2019, 09:21