«Ком шәһәре» икенче шәһәр фестивале Габдулла Тукай исемендәге яр буеның пляж зонасында оештырылды. Биредә бары тик ком һәм су ярдәмендә оригиналь скульптуралар барлыкка килде. Фестиваль "Минем шәһәрем" һәм "Бер дулкында" номинацияләре буенча узды. Беренчесендә Яр Чаллы шәһәре темасы белән бәйле эшләр каралды: истәлекле урыннар, шәһәр ассоциацияләре һәм башкалар. Икенчесендә – яшьләр категориясенә туры килә торган эшләр, хәзерге заман яшьләре белән ассоциацияләр.
«Беренче сәнгать мәктәбе» командасы оригинальлеге өчен махсус призга ия булды. Фестивальдә җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 август 2019, 08:25