Күптән түгел ачылган «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә 70 тәрәзә эшли. Бу елның 11 мартында Чаллыда ачылган КФҮнең яңа офисы республикада мәйданы буенча иң зур үзәк булып тора. Кабул итү ике катта да алып барыла. КФҮ хезмәтләреннән көн саен 1000 кеше файдалана. Чаллылылар арасында Росреестр, ЭЭМ, Пенсия фонды, салым хезмәте, Башкарма комитет хезмәтләренә ихтыяҗ аеруча зур.
Быел КФҮтә 12 яңа хезмәт төре барлыкка килде, алар арасында "Роспотребнадзор"ның Skype буенча консультациясе бар. Чаллылылар үз сорауларына җавапларны онлайн режимында ала алалар. Шулай ук клиентларның Skype буенча «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс белгечләренә сораулар бирү мөмкинлеге дә бар.
Граждннар өчен уңайлы шартлар КФҮ янындагы территориядә дә булдырылган. Учреждениегә яңа керү юллары бар. Элек булмаган парковка урыннары булдырылды. Эшләр җирле бюджеттан финансланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 август 2019, 09:04