Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов "Чаллы-Икмәге" предприятиесенең җитештерү куәтләрен бәяләү максатларында эш визиты белән Чаллыга килде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән бергә президент берничә цехта булды. Карау баранкалар җитештерүче территориядән башланды. Аннары предприятиенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов катлаулы эшләнмәләр җитештерү участогын һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре цехын күрсәтте. Яңа инвестицион проектка – икмәк-күмәч ярымфабрикатларын җитештерү һәм туңдыру цехына аерым игътибар бирелде. Предприятие үз продукциясе күргәзмәсен оештырды. Моннан тыш, президент брендлаштырылган кибеттә дә булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 17 июль 2019, 19:03