3 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Мария Цапкова «Россиянең яшь талантлары» Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә лауреаты булды. Дәрәҗәле конкурсны гамәлгә куючы-Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы. Конкурста 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнашты. Җиңүчеләрне ябык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясенең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасыннан жюри сайлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июль 2019, 15:38