Бүген Кытайда «Ефәк юл» халыкара раллиеның унынчы этабы – узыш дистанциясенең йомгаклау участогы тәмамланды. Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» Россия командасы экипажы йөк машиналары зачетында җиңү яулады. Ул узышның бөтен дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды. «КАМАЗ-мастер» экипажлары йөк зачетында беренче өч урынны алды, ә топ-5кә Россиянең барлык дүрт машинасы да керде. Үз карьерасында беренче тапкыр «Ефәк юл»ны Антон Шибалов отты. Аның белән бергә экипажда штурман Дмитрий Никитин һәм механик Иван Татаринов барды.
Ралли өч ил – Россия, Монголия һәм Кытай территорияләре буенча узды. Узышның гомуми озынлыгы 5003 километр тәшкил итте, шул ук вакытта махсус участокларның гомуми дистанциясе 2589 километрга җитте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июль 2019, 11:31