Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә инвалидларны эшкә урнаштыру, махсус социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү буенча превентив чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Теләсә кайсы икътисадый вәзгыять шартларында дәүләт яклавына мохтаҗ булган гражданнар категорияләре – бу халыкның социаль якланмаган катламнары.
2019 ел башыннан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 7 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 4,4 мең граждан исәпкә куелган, шуларның 52 %ы - махсус социаль яклауга мохтаҗ гражданнар.
Әлеге мәгълүматлар нигезендә, агымдагы елның 24 июненә 2 мең кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 75 %ы - махсус социаль яклауга мохтаҗлар категориясенә керә. Инвалидларның социаль яклануын көчәйтү максатларында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри белем бирү үткәрә. Бүгенге көндә 41 кеше ЭВМ операторы, тегүче, шәхси каравылчы, маникюр ясаучы, компьютер графикасы рәссамы һәм башка һөнәрләр буенча белем ала. Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр 238 гражданга күрсәтелгән, психологик ярдәм һәм социаль адаптация буенча хезмәтләр – 231 кешегә. Күптән түгел физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тематик вакансияләр ярминкәсе үткәрелде, анда 128 кеше катнашты, эшкә урнашу, һөнәри белем алу, юридик мәсьәләләр буенча 162 консультация бирелде, физик мөмкинлекләре чикләнгән 6 граждан эшкә урнаштырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категория гражданнарга социаль ярдәм Россия Федерациясе Хөкүмәте контролендә тора. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 июненә шәһәрдә эшкә яраклы яшьтәге 8,7 мең инвалид исәпләнә, шуларның 69 %ы ягъни 6 мең кеше эшсез.
Агымдагы ел дәвамында 223 инвалидны юл картасы буенча эшкә урнаштыру планлаштырыла, бүгенге көндә 193 кеше (87 %) шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштырылган: автомобиль юллары предприятиесе, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Яр Чаллы шәһәре оешмасы, «Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты», «Лента» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «МАГНА Ситинг Рус», «Кора», «Яр Чаллы педагогия көллияте» һәм башкалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 09:19