Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингында 2 нче урынны алды, аларның нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисадый форумында тәкъдим ителде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенә әлеге форумда катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
«Бу форум Татарстан өчен үзенчәлекле. Без Россиянең башка төбәкләре, шулай ук эре оешмалар һәм халыкара компанияләр белән хезмәттәшлек турында 31 килешү төзедек, гамәлдәге партнерлар белән очраштык һәм яңа элемтәләр урнаштырдык. Татарстан Республикасы бүген-инвесторлар өчен иң кызыклы регион һәм Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре - моның тагын бер дәлиле», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Форум кырларында ирешелгән килешүләрнең берсе Чаллыда югары технологияле индустриаль парк территориясендә кер юу машиналары җитештерү буенча заманча "Акыллы завод" төзү проекты булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 11 июнь 2019, 11:43