Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә чаллылыларны Сабан туенда көтелгән яңалыклар белән таныштырды. Шулай итеп, быел беренче тапкыр дөяләр чабышы һәм атларда билбау көрәше үткәреләчәк, шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яңартылган ат чабышы программасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша мавыктыргыч булырга охшаган, стартта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, якын-тирә республикалардан һәм Россия төбәкләреннән дә катнашучылар көтелә. Ярышлар 11:00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, мәйданга керү юлында КАМАЗ мәйданчыгы эшләячәк, анда төрле модификация автомобильләре куелачак, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Шулай ук беренче тапкыр «Яр буе» паркы мәйданында «Сабан туе гүзәле-2019» шәһәр конкурсының Гала - концерты узачак. Бәйрәмнең тулы программасы белән биредә танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:10