1 июньдә бөтен дөньяда балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Махсус бу датага мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе чаллылылардан, шәһәр Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан балачак, мәктәп елларын искә төшерүне һәм үз тарихлары белән уртаклашуны сорады.
"КАМАЗ" ААҖ транспорт логистикасы департаменты директоры, регламент һәм хокук тәртибе комиссиясе рәисе Евгений Архипов балачагын Минзәлә районында үткәрә. Ул 34 нче мәктәптә белем алуы һәм галим булырга теләве турында сөйләде.
"Бервакыт Анапада җәйге лагерьда җәй буе ял иттем. Барлык әйдаманнар белән танышырга өлгердем һәм бер отрядтан икенчесенә күчеп, үземнән 3-4 яшькә кадәр зуррак балалар булган отрядка эләктем. Лагерь кагыйдәләре буенча кайбер экскурсияләргә пионерларны гына ала иделәр, әйдаман миңа галстук бүләк итте. Шулай итеп мин 6 яшьтә үк иң кечкенә пионер булдым һәм мөмкин булган барлык экскурсияләрдә катнаша алдым", – дип сөйли Евгений Архипов.
«Кориб» ҖЧҖ генераль директоры, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзасы Олег Коробченко, 1990 елда Чаллыга күчкәнче, Жодино шәһәрендә, Минск өлкәсендә яшәгән:
"Бу 1984 ел, мин беренче сыйныфка барган чак иде. Урамда салкынча, әнием кече сеңлесе Тамара белән, мине линейкага озаттылар. Әти ул чакта безнең белән бармады, эштә иде. Без хәзер эштән кайтабыз һәм балаларның линейкасына йөгерәбез, ул чакта андый хәл булмады. Линейкадан соң әни безне мәңгелек ут янына алып килде, бу Жодино шәһәрендә яшәүчеләр өчен символик урын, ул әлегә кадәр бөтен гаиләбездә балачактан җылы һәм дулкынлану хатирәләре уята".
Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзасы Виталий Агапов балачакта инженер булырга хыяллана. Виталий Васильевичның аттестатында нибары бер «4», калганнары - «5»ләр:
«Өй эшләрен эшләргә яратмадым һәм беркайчан да эшләмәдем диярлек. Сорасалар, алдагы дәресләрдә истә калганны җавап бирдем. 9 Май парад яки демонстрациясен әле дә хәтерлим. Ул вакытта укучылар да, ветераннар да, авыл халкы да күп иде. Ә мин мәктәп быргычысы булдым. Һәм менә, колонна башында байрак йөртүчедән бер километр арада мин горурлык хисе белән быргы кычкыртып һәйкәлгә бардым».
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов мәктәптә бик теләп укуын һәм дәресләрне калдырмавы турында сөйләде:
«Минем беренче укытучым искиткеч булды, ул кызыклы дәресләр үткәрде, класстагы һәр бала белән уртак тел таба белде. Балачакта хисапчы булырга хыялландым. Миңа бу һөнәр бик ошый иде. Төрле мисаллар һәм мәсьәләләр чишәргә ярата идем. Бер тапкыр, каникулларда, мин кулыма счет алып, шкафтагы барлык китапларның бәясен санап чыктым».
"ПромИндустрия" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Атласов Яр Чаллыда туган. 23нче мәктәптә укыган һәм Артекка барырга хыялланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 14:35