Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән чираттагы 63/15 йорт файдалануга тапшырылды. Яңа йортка күчүчеләрне шатлыклы вакыйга уңаеннан, автокалага «КАМАЗ» ААҖдә каркас кабиналар заводы ачылуга бәйле эшлекле сәфәр белән килгән, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Республика президенты яңа фатирларның берсен карап чыкты. Йортта барлык торак биналар сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Йорт җылылыкка чыдам һәм климатик тотрыклыкны тәэмин итүче хәзерге өч катлы тимер-бетон панельләрдән оптималь архитектура-планлаштыру чишелешләрен исәпкә алып проектлаштырылган. 63 микрорайонда 2017 елда төзелеш башланды. Якын араларда бу территориядә социаль ипотека программасы буенча 17 күп фатирлы йорт үсәчәк, анда бюджет өлкәсе һәм социаль ипотека республика программасында катнашучы предприятиеләрнең 3,5 мең хезмәткәре яшәячәк. Быел микрорайонда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы тапшырылачак. Күрше 65 микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 май 2019, 16:03