Бүген Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре - 2019" шәһәр конкурсының финалы узды. Kama Rooms отелендә жюри хөкеменә үз бизнес-проектларын алдан сайлап алу этабын узган җиде чаллылы тәкъдим итте. Гадәттәгечә, Җиңү өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яңа эш башлаган һәм эшләп килүче эшмәкәрләр көрәште. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бизнес өлкәсендә үсәргә теләгән талантлы яшьләрне ачыклау конкурсы Чаллыда сигезенче ел рәттән уздырыла. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде.
Бәйгенең соңгы катнашучысы Дмитрий Кокшаров булды, ул мәгариф өлкәсендә бизнес ачу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яңа эш башлаган бизнесмен инглизчә сөйләшү мәктәбе җитәкчесе булып тора.
Катнашучыларга бүләкләр биш номинациядә биреләчәк: - "Автокаланың яшь эшмәкәре", "Уңышлы старт", "Инновацион бизнес", "Ел ачышы" һәм "Социаль эшмәкәрлек". Җиңүчеләрнең исемнәре 30 майда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак эшмәкәрләр съездында игълан ителәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 май 2019, 14:37