Велосипедларда сәяхәт кылдылар һәм шәһәр тарихы белән таныштылар. Яр Чаллыда тарихи велоквест оештырдылар. Чара "Прошагай город" моношәһәрләр Фондының федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Велоэкскурсия Габдулла Тукай исемендәге яр буенда башланды. Аннары ул махсус маршрут буенча дәвам итте һәм Кәрим Тинчурин бульвары, Тәүбә мәчете, Үзәк урамы, Муса Җәлил скверы, "Җиңүнең 50 еллыгына 50 чыршы " Хәтер аллеясы, «Ватан-ана» монументаль комплексы кебек истәлекле урыннарны колачлады. Катнашучылар истәлекле урыннар турында кызыклы фактлар белделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 май 2019, 15:51