Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Мәңгелек хәтер" тантаналы чарасы узды. Ул һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Хәтер вахтасыннан башланды. Боровецкое авылы халкына, кадетларга, район белем бирү оешмалары укучыларына һәм студентларына сәламләү сүзе белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте: «Җиңү көне хаклы рәвештә илебез тарихында иң якты һәм тантаналы көн. Бөек Ватан сугышы елларында фронтта 609 мең татарстанлы, безнең шәһәрдән 14 меңнән артык кеше, 270 мең тыл хезмәтчәне һәм аларның гаиләләре тылда җиңү яулады. Сугыш елларында 199 кеше "Социалистик Хезмәт Герое" дигән югары исем алды, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде, шуларның 11е Чаллыда яшәүчеләр. Россиядә ул кырыс елларда югалтуларсыз яшәгән гаиләләр юк. Бүген Автозавод районында сугышта катнашкан 29 кеше, Ленинград блокадасында катнашкан 15 кеше, 162 сугыш ветераннарының тол хатыннары, 390 тыл хезмәтчәне яши…»
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 май 2019, 09:28