Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Ольга Федоровна Патрушева һәм Мария Михайловна Васильева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутатлары Сергей Ямашев белән Альберт Петров котладылар.
Ольга Федоровна Патрушева Курск өлкәсе Захарово авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан соң һөнәр училище тәмамлый. Сугыш елларында Севастопольдә эшли. 1974 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Федоровна Гравзаводта диспетчер булып хезмәт куя. Ире белән бергә ике бала үстергәннәр, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ветеран "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләренә ия.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 май 2019, 16:55