«Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Комсомол районында нарат, юкә, миләш, тирәк, каен, сирень куаклары һәм тагын берничә төр агач үсентеләре утыртылды. Агач утырту Комсомол районы администрациясе һәм "ДИАС" МКП хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Әлеге үсентеләр Фоменко урамы буенча, Яр Чаллы проспектының Казначылык районы тирәсендә пәйда булды. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе, идарәче компанияләр хезмәт күрсәткән территорияләрдә агачлар һәм куаклар утыртуны башкарды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 апрель 2019, 11:55