Шәһәр Советының социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары агымдагы елның I кварталындагы Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында доклад тыңладылар. Мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина җиткерде.
Ул хәбәр иткәнчә, гыйнвар-март айларында шәһәр бюджетының керем чыганаклары 1 млрд 867 млн 608 мең сум тәшкил иткән, шул исәптән үз керемнәре – 1 млрд 109 млн 451 мең сум, бюджетара трансфертлар – 758 млн 158 мең сум. План буенча билгеләнгәннәр үз керемнәре буенча 106,8%ка үтәлгән.
Шәһәр бюджетының төп салым чыганагы, үз керемнәренең 50,7% тәшкил иткән физик затлар кеременнән салым бюджетка 562 млн 50 мең сум күләмендә күчерелгән, узган ел белән чагыштырганда 21 млн 677 мең сумга үсеш күзәтелә.
Нефть продуктларына акцизлар буенча да үсеш узган ел белән чагыштырганда 2 млн 258 мең сумга арткан. План 122,2%ка үтәлгән. Физик затлар милкенә салым 20 млн 687 мең сум тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән 7 млн 474 мең сумга артыграк. Милекне арендага бирүдән кергән керем күләме 8 млн 379 мең сум яки узган ел дәрәҗәсеннән 314 мең сумга артык.
2019 елның I кварталында чыгымнар буенча шәһәр бюджеты үтәлеше 1 млрд 960 млн сум тәшкил итте, ягъни тәгаенләнгән планның 21%ы.
Бюджетның икътисадый структурасында чыгымнарның төп өлеше хезмәт хакы түләүгә туры килә һәм 55% тәшкил итә; чыгымнарның 26% шәһәр хуҗалыгын төзекләндерүгә һәм карап тотуга; 9% - коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм бюджет учреждениеләре биналарын карап тотуга; 10% - туклану, медикаментлар, ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацион түләүгә, мәҗбүри түләүләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
2019 елның 1 апреленә кичектерелгән кредитор бурычы, муниципаль учреждениеләрнең иминият кертемнәре һәм коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары юк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 апрель 2019, 14:37