Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә Европа иммунизация атналыгы кысаларында Бала тудыру йортында вакцинациягә ярдәм итү акциясе узды. Баласына прививка ясарга ризалык биргән әниләр тантаналы рәвештә прививка сертификаты алдылар, анда инде сабыйның беренче прививкалары язылган һәм ныклы иммунитет символы буларак яшел тасма төшерелгән. Акция шулай ук КБМҮнең балалар сырхауханәсендә дә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 15:54