27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе узачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Гадәттәгечә, яңа урманнар республиканың барлык муниципаль районнарында да барлыкка киләчәк. Быел акция кысаларында 2,8 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Акцияне үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төрле үсентеләрдән утырту материалы әзерләнде: каен, юкә, миләш, балан, сирень.
Шулай ук 19 комплекс ягыннан Сөембикә проспекты буенча 40 зәңгәр чыршы барлыкка килде. Агач утыртуда Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, мэр урынбасары Флера Андреева катнашты.
Бу язда шәһәр урамнарында барлыгы биш мең яшел үсенте утырту планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 апрель 2019, 08:37