Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә «Мәктәпкә мини-футбол» проектының Бөтенроссия финалы тәмамланды. Ярыш быел 14нче тапкыр уздырыла һәм быел аның барлык этапларында якынча 1,4 миллион укучы катнашты. Бөтенроссия финалының беренче узышында призлы урыннар өчен төбәк сайлап алу этабының 3 турын уңышлы үткән 56 иң көчле команда көч сынашты.
12-13 яшьлек үсмерләр арасында Яр Чаллы шәһәренең 5нче мәктәбе укучылары җиңү яулады. Чаллы укучылары Воронеж көндәшләрен 5-0 исәбе белән ышанычлы рәвештә җиңде. Ә автокала командасыннан өч туп керткән Рамил Мөхәмәтдинов, ярышларның иң яхшы уенчысы дип танылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 март 2019, 09:13