Бүген Яр Чаллыда мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тантаналар сараенда тармак ветераннарын, сәнгать хезмәткәрләрен, театрлар, китапханә хезмәткәрләрен, шәһәрнең иҗат коллективларын хөрмәтләделәр. Учреждение фойесында күргәзмә оештырылды, анда узган гасыр артистларының костюмнары, бизәнү әйберләре, фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрен котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
Наил Мәһдиев үзенең чыгышында яшь буынны тәрбияләүдә һәм күпмилләтле халыкны берләштерүдә мәдәният зур роль уйный, дип ассызыклады.
«Без киләчәк елларга мәдәният учреждениеләре, биналар, корылмалар яхшы заманча төс алсын өчен барысын да эшләргә дигән бурыч куябыз. Бу мәсьәлә буенча эшлибез, юлларны, мәктәпләрне тәртипкә китерү, балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау белән беррәттән, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга җитди средстволар кертергә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.
Тантаналы чарадан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 март 2019, 17:35