Быел Татарстанда карабодай республикага җитәрлек күләмдә генә чәчелгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
“Карабодай мәйданнары үткән елгы дәрәҗәдә. Былтыр бәясе бик начар булды инде. 5-6 сумга кадәр төшеп бетте. Быел нәрсә булыр. Әле эшкәртелмәгән, сатылмаган үткән елгы карабодай запасы да бар. Быел аның күләме республика ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кенә”, - диде министр.
Марат Әхмәтов карабодай ярмасының 46 мең гектар мәйданда игелүен әйтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 август 2018, 11:40