Мы в социальных сетях

Россия гражданнары торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләрне кыскартылган кагыйдәләр буенча алачак.

Бу хактагы документ Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган һәм Россия Министрлар Кабинеты сайтында чыккан.

“Яңа имзаланган документ буенча кагыйдәләргә кертелгән үзгәрешләр гражданнан гаилә составы турында белешмә таләп итү гамәлдән чыга”, - диелгән карар белешмәсендә.

Россиялеләр субсидия алуга гариза биргәндә үз гаиләсе әгъзаларын мөстәкыйль белдерә алачак, шул ук вакытта вәкаләтле органнар сайлап алып, бу мәгълүматның дөреслеген тикшерү хокукына ия, дип билгеләп үтелә.

Әгәр мәгълүмат дөрес булмаса, бу хакта хокук саклау һәм социаль яклау органнарына хәбәр ителәчәк, диелгән документта.

https://tatar-inform.tatar

Шимбә, 28 июль 2018, 12:01