Мы в социальных сетях

Untitled foundation хәйрия фонды бәйгесе заманча Россия сәнгатен үстерүгә этәргеч, яңа исемнәр һәм мәдәни ландшафтны билгеләргә сәләтле авторлар өчен башлангыч мәйданчык булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта Социаль мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Untitled prize бәйгесендә Россия гражданлыгы булган 18 яшьтән алып 35 яшькәчә теләгән һәр рәссам яки студент катнаша ала.

Катнашу өчен конкурс сайтындагы форманы тутырырга һәм рәсем сәнгате белән тормышын һәм хезмәт баскычын бәйләргә теләге булуын күрсәтергә кирәк. Гаризалар 27 июльдән 27 августка кадәр кабул ителәчәк. Ноябрьдә Бөтенроссия декоратив-гамәли һәм халык сәнгате музеенда бәйгегә йомгак ясалачак.

Финалчыларның иң күп тавыш җыйган 30 эше 1-25 ноябрьдә йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Бәйгенең төп бүләге – Британиянең югары дизайн мәктәбендә “Заманча сәнгать” факультетында ике ел уку. Икенче урынны алучыга VYKSA арт-резиденциясендә яшәү өчен сертификат тапшырылачак. Ә өченче урын алучыга 250 мең сум күләмендә грант каралган, рәссам аны үз проектлары өчен сарыф итә алачак.

 https://tatar-inform.tatar/

Шимбә, 28 июль 2018, 15:38