Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан “Россия тарихының истәлекле хәрби көннәре календаре” дигән видеомарафон булып узды.
Социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова, социаль хезмәт алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне торгызу һәм Россиянең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру максатыннан патриотик чара үткәрде.
Чара барышында, катнашучылар белгечнең күрсәткән видео-роликларга аңлатмалары аша истәлекле хәрби көннәр белән таныштылар һәм шул чор батырларының, гаскәр башлыклары исемнәрен белделәр. Әлеге фикер алышуда 35 кеше катнашты.
Социаль хезмәт алучылар фикер алышуда актив катнашты. Белгечкә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм мондый чаралар патриот тәрбияләү генә түгел, үз гаиләсен һәм илен яклаучы, саклаучы булырга этәрүдә зур роль уйнавы турында ассызыклап үттеләр.
http://mtsz.tatarstan.ru/tat
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 июль 2018, 17:20