Мы в социальных сетях

Бүген кич күк йөзендә гаҗәеп күренеш – тулысынча Ай тотылуын һәм Марсның кояшка капма-каршы булган ноктада торышын күзәтергә мөмкин булачак.
Мондый күренеш 25 мең елга бер күзәтелә. Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, Ай яисә Кояш тотылу, планеталарның бер рәткә тезелүе кебек табигать күренешләре кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый.— Бу төн бары тик гадәттәгедән караңгырак булачак, – ди белгеч. Шулай да, Айның йогынтысы микән, бүген кайбер төбәкләрдә һава торышы кискен үзгәрә. Әлегә кадәр безнең якларда булган 30-31 градус эсселек Мәскәүгә китсә, ял көннәрендә республикада температураның кискен төшүе көтелә.
https://kiziltan.ru/

Фото: 24smi.org

Җомга, 27 июль 2018, 16:27