Иртәгә, 28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 июль 2018, 16:00