Чаллыда ике мәктәптә һәм җиде балалар бакчасында мөдирләр алышынды. Бу хакта автошәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов сөйләде.
54нче гимназия директоры Илдус Галиев лаеклы ялга китте. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе итеп Тукай районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Рамил Исаев билгеләнде. 8нче мәктәп директоры Эльвира Крупнова үз теләге белән эштән китү турында гариза язган, аның вазифасына элек 1нче сәнгать мәктәбен җитәкләгән Лада Потапова билгеләнгән.
Харисов сүзләренчә, Чаллы балалар бакчаларында кадрлар алыштырылган. Мәктәпкәчә 5 учреждениедә мөдирләр пенсия чыкканнар.
Тагын ике балалар бакчасының җитәкчеләре рейтинг күрсәткечләре түбән булу аркасында үз вазифаларыннан киттеләр. Кадрлар 54нче һәм 29нчы балалар бакчасында алышынды.
“Бакча җитәкчеләр алмашынуы көтелми”, - диде Винер Харисов.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 21 июль 2018, 13:12