Мы в социальных сетях

Татарстаннан читтә югары уку йортында белем алучы студентлар республика башкаласына форумга җыелачак. Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, форум Казанда 23-26 август көннәрендә үткәреләчәк. 

Анда IT, инженерия фәне, биомедицина, гуманитар фәннәр буенча белем алучы 100 студент катнашыр дип көтелә. Аларны белем бирү буенча һәм мәдәни бай программа, республика җитәкчелеге, зур предприятие җитәкчеләре, бизнес вәкилләре белән очрашулар көтә. 

Форумда Татарстанда туган студентлар, Татарстаннан читтә белем алучы студентлар, шулай ук, Татарстан Республикасы ярдәме белән берлектә тормышка ашыру өчен инновацияле идеяләр тәкъдим итүче студентлар катнашырга хокуклы. 

Гаризаларны 25 июльгә кадәр тапшыру шарт. 

https://tatar-inform.tatar

Якшәмбе, 22 июль 2018, 08:43