Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәменнән файдаланучы хезмәт ветераны Валентина Лаврентьевна Белова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны социаль хезмәткәр Гүзәл Абрамова һәм «Ышаныч» үзәге белгечләре котлады.
Валентина Лаврентьевна 1928 елда Чистай шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Унөч яшеннән эшли башлый. Сугыш елларында Мәскәү сәгать заводы Чистайга эвакуацияләнә, 1948-1970 елларда Валентина Белова шул заводта эшли. 1951 елда ул Николай Беловка кияүгә чыга. Алар ике бала тәрбияләп үстерә.
1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченә. Валентина Белова 10 елдан артык КАМАЗ ның Кою заводында эшли. «Хезмәт ветераны», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Валентина Белова үзенең юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән билгеләп үтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 13:48