Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4-6 сентябрь көннәрендә Казанда юбилей - 10нчы Халыкара яшьләр кинофестивале узачак. Конкурс программасына 2017-2018 елларда дөнья күргән 30 фильм-катнашучы кергән, алар түбәндәге секцияләр буенча тәкъдим ителә: “Уен киносы”, “Документаль кино” һәм “Видеоролик”. Соңгысында реклама, анимацияле кино, видеоклип, социаль ролик формасындагы фильмнар урын алачак.

Фильмны төшерүчеләрнең яше 35тән артмаска тиеш. Җиңүчеләрне белгечләрдән торган жюри билгеләячәк. Фестивальдә катнашу өчен гаризаларны 15 июльгә кадәр cinematimekzn@mail.ru почтасына юлларга кирәк.

Җиңүчеләргә бүләкләр 5 номинация буенча тапшырылачак:

 «Иң яхшы уен киносы», «Иң яхшы документаль фильм», «Иң яхшы анимация фильмы», «Иң яхшы видеоролик», «Иң яхшы продюсерлык проекты», «Патриотик юнәлешле иң яхшы фильм»

Һәр номинациядә ике төрле яшь категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланачак:

- балалар категориясе (18 яшькә кадәр);

- өлкәннәр категориясе (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).

Фестиваль көннәрендә «Кино вакыты» белем бирү форумы  да узачак. Яшь кинематографистлар өчен яңа проектларны гамәлгә куйганда файдалы булачак мастер-класслар оештырылачак.

Элемтә өчен: программа директоры: Адилә Хәйбуллина (+79033131043), матбугат секретаре: Ирина Егоренко (+79872358855).

http://mincult.tatarstan.ru/tat

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 09:16