Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 июнь көнне «Россия тимер юллары» АҖе киңәшмәсендә тизйөрешле магистраль төзелешен оештыруның инновацион чаралары турында сөйләшәчәкләр. Анда Татарстан бу магистральне Чаллыдан ерак түгел урнашкан Тихоново станциясенә кадәр (Менделеевск районы) сузарга тәкъдим итәчәк.

Бу хакта ТАССка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Айрат Усманов хәбәр иткән: «Безнең участок «Мәскәү–Казан–Екатеринбург» коридорында урнашкан. Әлегә «Мәскәү–Казан» арасын төзү турында карар кабул ителгән, без Казаннан Чаллыга кадәр сузабыз. Хәзерге вакытка гомуми сметасы якынча 400 млрд сумны тәшкил итә», — дип аңлата ул.

Тизйөрешле «Мәскәү-Казан» участогы киләчәктә «Мәскәү-Пекин» тизйөрешле магистраленең бер өлеше булырга мөмкин.

http://maydan.tatar

Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 12:38