Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының «Ышаныч» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә үзәк коллективы хәйриячеләр белән очрашты. Очрашуга «Ветер перемен» тренинг үзәге дәресләрендә катнашучылар «Открытые сердца» коллективы, эшмәкәрләр һ.б. килде. Алар «Ышаныч» үзәгендә дәваланучы балалар өчен гусеничный электроподъемник, дигән жиһаз бүләк итте.

“Ышаныч” үзәгендәге эшчәнлек белән танышканнан соң, без балалар өчен тернәкләндерү дәресләренең никадәр мөһим икәнен күрдек”, - ди «Открытые сердца» командасының капитаны Дмитрий Рузанов. Хәйриячеләр бүләге авыру балаларга савыгырга ярдәм итәчәгенә ышаныч бар.

Үзенчәлекле бүләккә рәхмәт йөзеннән, тернәкләнү курсы узучы нәниләр үз талантларын күрсәтте, кечкенә генә концерт тәкъдим иттеләр.

mtsz.tatarstan.ru

Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 16:08