Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Боз сарае мәйданчыгында эшләүче халыкара индивидуаль хоккей лагерена беренче тапкыр балалар белән шөгыльләнү өчен Төньяк Америкадан белгеч — канадалы Люк Пуарас чакыртылган.

Бу хакта «Чаллы» хоккей клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безне Канададан ук килгән тренер балалар белән ничек шөгыльләнүе кызыксындыра. Соңгы араларда узган барлык зур турнирларда канадалылар җиңеп килә. Без балаларны төньяк америка стиле белән таныштырырга телибез һәм үзебез дә канадалылар балаларны нәрсәгә өйрәтә, алар белән ничек аралашуын күрәсебез килә», — ди хоккей лагереның җитәкчесе Антон Крюков.

Лагерьда словак һәм җирле Чаллы тренерлары эшли.

maydan.tatar

Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 16:17