Бүген "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре Казанда автомобиль төзү тармагының алдынгы казанышын пилотсыз электробусны презентацияләделәр.
"Татнефть-Арена" боз сарае алдындагы мәйданчыкта узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Киң адаптив транспорт логистикасы" ("ШАТЛ") автоном идарә прототипы мөмкинлекләрен кунакларга тәкъдим иттеләр. Электробусның өстенлекле мөмкинлекләре арасында эксплуатациядә югары нәтиҗәлек, экологик булуы һәм тавышсыз хәрәкәт итә алуын атадылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июнь 2018, 22:34