Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан синоптиклары республика территориясендә бүген кич, шулай ук иртәгә, 13 июньдә, төнлә һәм көндез урыны белән көтеләчәк яшенле яңгырлар турында кисәтә.

Моннан тыш, секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы ихтимал.

13 июньдә секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Республика районнарында урыны белән төнлә, шулай ук күпчелек районнарында көндез яңгыр явачак. 13 июньдә һава температурасы 6дан 11 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 16, 21 градуска кадәр җылы көтелә. 

https://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 12 июнь 2018, 17:18