Чыгарылыш сыйныф укучыларының математикадан профиль дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләрен Россия Федерациясе субъектларына 13 июньнән дә соңга калмыйча тапшырачаклар. Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Нәтиҗәләрне игълан итү 18 июньнән дә соңга калмаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.
1 июньдә Россия мәктәпләрендә барлыгы 421 269 укучы математикадан профиль дәрҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы бирде. Имтихан эше 19 биремнән торды. Аларны чишү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелгән иде.
Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 июнь 2018, 13:32