15-17 июньдә Татарстанда көрәш буенча XVI Дөнья чемпионаты узачак. Халыкара турнирда катнашу өчен 42 илдән 200дән артык көрәшче гариза биргән. Ярышлар 7 авырлык категориясендә узачак.
Турнирны оештыручылар хәбәр иткәнчә, сайлап алу турлары һәм чемпионат финалы Сабан туе бәйрәме кысаларында Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында оештырылачак.
Россия җыелма командасында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәмәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак.
Бүгенге көндә Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара билбаулы көрәш федерациясе Россиянең 30 төбәгендә, шулай ук Пакыстан, Болгария, Һиндстан, Иран, Украина һәм Белоруссиядә бу спорт дисциплинасын үстерә. Шулай ук көрәш Казанда 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән иде.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 9 июнь 2018, 21:07