Мы в социальных сетях

Бүген, 30 майда, Россия мәктәп укучылары математикадан база өлеше буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Быелгы төп дулкында математика беренче мәҗбүри имтихан булып тора. Бүген БДИны 585 мең кеше язачак. Шуның 563 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Математикадан база өлеше буенча БДИны төп дулкындагы имтиханнарда барлык укучыларның 80 проценты яза.

Имтихан уздыру өчен Россиядә һәм чит илләрдә 5,1 мең пункт булдырылган. Бердәм дәүләт имтиханы 10.00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итә. Нәтиҗәләр 15 июньгә кадәр билгеле булачак.

Математикадан база өлеше буенча имтиханда 20 бирем бар. Эшләр биш баллы система буенча бәяләнә. Ә калган БДИлар 100 баллы шкалада бәяләнә. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен “өчле”дән югарырак билгегә эшләү кирәк.

Математикадан профильле дәрәҗәдәге имтихан җомга, 1 июнь көнне булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп вакыты быел 28 майдан 2 июльгә кадәр туры килә

tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 30 май 2018, 10:11