13-21 май көннәрендә Воронежда акробатика буенча Россия Чемпионаты узды.
Ярышларда 25 төбәктән 500 гә якын
спортчылар көч сынашты. Анда «Олимпия» спорт
мәктәбенең олимпия резервыннан өч состав катнашты. Спортчылар акробатиканың 5
спорт төре буенча ярыштылар: катнаш парлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар парлары,
шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар төркеме
күнегүләре.

Нәтиҗәләр буенча 1 урынны хатын-кызлар арасындагы
парлы күнегүләрдә
Чаллы спортчылары Алия Сәлахова, Диана Төхватуллиналар яулады. Алар Наилә Гатауллина һәм Регина
Сухина җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Хатын-кызлар
төркемендә 2 урынны:
Анастасия Айдукова,
Алинә Ибатуллина,
Виктория Корнийчук яуладылар. Алар
Эльмира Абусева, Лилия Кириллова,
Регина Сухина, Татьяна Варенова кул астында шөгыльләнә.

Хатын-кызлар
төркемендә 3 урынга:
Мария Смолькина, Анна
Левашкина, Дарина Крючкова лаек булды.Тренирлары
Лилия Коробкова һәм
Татьяна Уразбахтина.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.