Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында  җирле үзидарә көне уңаеннан паспортлар тапшыру тантанасы узды.  14 яше тулган мәктәп укучылары тантаналы төстә  иң мөһим документ – Россия Федерациясе гражданы паспорты алдылар.  Яшь чаллылыларга  котлау сүзләре белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яр Чаллы җирле бүлеге Башкарма комитеты баш белгече Энҗе Әхмәтҗанова мөрәҗәгать итте: «Кадерле балалар! Бүген  сезнең өчен бик дулкынландыргыч һәм тантаналы көн, паспорт алу – зур тормышка адым ясау ул! Исегездә тотыгыз, моннан соң  сезнең хокукларыгыз гына түгел, үз гамәлләрегез өчен җаваплылык, билгеле бер вазыйфаларыгыз да булачак. Биредә катнашучылар исеменнән бирелгән әлеге документка  сакчыл мөнәсәбәттә булуыгызны сорыйм, Россия гражданы исемен  горур йөртүегезне, яхшы билгеләргә укып, төпле белем алуыгызны һәм шәһәребезнең, Республика һәм Россиянең лаеклы кешеләре булуыгызны теләп калам. Нәкъ менә сез – безнең киләчәгебез. Илнең киләчәге белән сез идарә итәчәксез һәм аның нинди булуы сездән тора. Мин сезгә уңышлар,  дөрес юл сайлавыгызны һәм куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Бәхет, сәламәтлек һәм иң изге  теләкләр сезгә!»

Россия гражданының төп документына өстәп «Бердәм Россия»  партиясеннән паспорт тышлыклары бирелде.

Җомга, 20 апрель 2018, 07:58