Татарстаннан ике укучы Россия җыелмасына кергән һәм команда кызлар катнашындагы VII Европа математика олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Флоренциядән алтын медальләр белән кайткан җыелма дүрт кешедән тора. Аңа Казаннан Диана Гайнетдинова (7нче гимназия) һәм Чаллыдан Элина Телешева (26нчы гимназия) кергән.
Россия җыелмасын Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева котлады.
“Безнең җыелма команда, дүрт алтын яулап, максималь нәтиҗә күрсәтте. Мин кызларны һәм аларның тренерлары Назар Агахановны Италиядә узган олимпиададагы уңышлары белән котлыйм. Һәр катнашучы алдында талантларын үстерерлек зур юл торуына ышанам”, - дигән ведомство башлыгы.
Кызлар катнашында гына уздырылган олимпиадада 52 ил укучылары катнашкан.
tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 22:32