Бу бәйгеләрдә 1 нче балалар бакчасыннан Азат Ихсанов һәм 49 нчы балалар бакчасыннан Әдилә Гатина җиңү яуладылар.
Татар телендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән әлеге бәйгеләрдә 119 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 121 бала катнашты.
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узган шоу-программа формасында узган финалга 1,3, 26, 49, 51,69, 93, 94, 106, 118 нче балалар бакчаларыннан 5 кыз һәм 5 малай чыкты. Катнашучылар «Туган телем – иркә гөлем» темасы буенча иҗади номерлар әзерләп, туган телгә мөнәсәбәтләре турында чыгыш ясадылар. Барлык финалистлар да диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
«Татар малае-2018» һәм «Татар кызы-2018» бәйгеләренә йомгак ясалды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 16:26