Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

26 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Семен Табанаков Мәскәүдә икътисад буенча узган Бөтенроссия  олимпиадасыннан яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Татарстан Республикасы командасыннан 17 укучы,  шул исәптән Чаллыдан дүрт вәкил тәкъдим ителде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Семен Табанаков Россиядә абсолют җиңүче дип табылды. Шул ук гимназиянең тагын ике укучысы: Александр Шиваров җиңү яулады, ә Игорь Остроброд – призер булды.  Укучыларның остазлары –  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Станислава Черникова.

Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 12:05