18 апрельдә "Заря" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Өченче буын" пенсионерлары Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда яшь категориясе буенча ике төркемдә 55 яшькәчә (хатын-кызлар арасында) һәм 60 яшьтән өлкәнрәк (ир-атлар арасында) ветеран-спортчылар катнашты.
Хатын-кызлар төркемендә җиңүче һәм призерлар:
1 урында – Хәния Гарипова,
2 урында – Сания Әхмәдиева,
3 урында – Надежда Лебедева.
Ир-атлар төркемендә:
1 урында – Виктор Каталкин,
2 урында – Валерий Устюжин ,
3 урында – Александр Рамздорф.
Җиңүчеләр 2018 елның 19 маенда Казанда узачак “Өченче буын” Спартакиадасының финал ярышларында Яр Чаллы шәһәре данын яклап чыгыш ясаячаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 10:09