Социаль ипотека программасы буенча фатир алып, айлык акчаны түли
алмаучыларның хәленә керәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы
Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында
фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
Фонд директоры социаль ипотека яки авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча торак ала алмаучыларга, аз керемлеләргә социаль наймнан файдаланырга киңәш итте. Социаль найм нигезендә, 25 ел коммуналь түләүләрсез фатир өчен түләп яшәп булганын искәртте. Ул аварияле торактан күченүчеләр өчен 2017 елда 5,5 мең фатир бүленеп биргәнен билгеләп узды.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 17 гыйнвар 2018, 08:38