Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 һәм 9 февральдә Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Созвездие – Йолдызлык-2018» XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары узачак.

Фестивальдә иҗади төркемнәр һәм 5 яшьтән алып 21 яшькәчә аерым башкаручылар катнаша, алар эстрада жанрында чыгыш ясый.

«Хореография», «Конферанс», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» номинацияләре буенча шәһәр турында катнашу өчен гаризаны 2 февральгә хәтле бирергә; «Иң яхшы текстлы җыр», «Иң матур көйле җыр» һәм «Видеоклип» номинацияләре өчен 2018 елның 1 мартына кадәр гариза тапшырырга кирәк.

Гаризалар бу электрон почта mc-shatlyk@mail.ru аша кабул ителә. Хатның темасында «Созвездие — Йолдызлык» дип күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 39-94-85.

Фестивальнең нигезләмәсе, регламенты, гариза язу үрнәкләре: сайт МАУ «МЦ «Шатлык»группа в ВКонтакте«Созвездие – Йолдызлык». 

http://maydan.tatar

Сишәмбе, 16 гыйнвар 2018, 15:35