Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды.
Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга, үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска һәм тимер юл уза торган урыннарда учак якмаска дигән кагыйдәләрне дә ала.Исегезгә төшерәбез, 2014 елда поездларда тәмәке тарту тыелган иде, ә төгәл 3 елдан поездларда электрон тәмәке тартуны да тыйдылар.
http://shahrichalli.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 гыйнвар 2018, 15:48